МӨСЕЛМАННАР КУЛЛАНА ТОРГАН КАЙБЕР ГАРӘПЧӘ ГЫЙБАРӘЛӘРНЕҢ МӘГЪНӘЛӘРЕ:
💚 «ӘГҮҮҘҮ БИЛЛӘӘҺ»
(Аллаһтан ярдәм сорыйм / Аллаһ сакласын)
اَعُوْذُ بِاللهِ
Нинди дә булса начарлыктан сакланырга теләгәндә әйтелә.
«ӘГЪҮҮҘҮ БИЛЛӘӘҺИ МИНӘ-ШШӘЙТЪААНИ- РРАДҖИИМ»
(Таш атып куылган шайтанның явызлыгыннан Аллаһка сыенам)
أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ
💚 «БИСМИ-ЛЛӘӘҺИ- РРАХМӘӘНИ- РРАХИИМ»
(Дөньяда һәркемгә Шәфкатьле, ахирәттә иман әһелләренә генә Рәхимле Аллаһ исеме белән)
بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَـٰنِ ٱلرَّحِيمِ
Эш башлаганда, «Тәүбә» сүрәсеннән кала барча сүрәләрне укыр алдыннан, ашар алдыннан әйтелә.
💚 «ӘССӘЛӘӘМҮ ГЪӘЛӘЙКҮМ ҮӘ РАХМӘТУЛЛААҺИ ҮӘ БӘРАКӘӘТҮҺҮ»
(Сезгә Аллаһның сәламе, рәхмәте һәм бәракәте булсын)
اَلسَّلَامُ عَلَيْكُمْ وَرَحْمَةُ ٱللَّٰهِ وَبَرَكَاتُهُ
Мөселманнар бер-берсен сәламләгәндә әйтелә.
Кыскача гына «Әссәләәмү гъәләйкүм», яки «Әссәләәмү гъәләйкүм үә рахмәтуЛлааһ» диеп тә әйтелә, тик тулырак булган саен эчтәлеге баерак һәм тулы сәлам алган мөселман шулай ук тулы сәлам кайтарырга тиеш.
Җавап итеп:
«ҮӘ ГЪӘЛӘЙКҮМ ӘССӘЛӘӘМ ҮӘ РАХМӘТУЛЛААҺИ ҮӘ БӘРАКӘӘТҮҺү»
(اَلسَّلَامُ عَلَيْكُمْ وَرَحْمَةُ ٱللَّٰهِ وَبَرَكَاتُهُ)
«Сезгә дә Аллаһның сәламе, рәхмәте һәм бәракәте булсын» дип,
яки «Үә гъәләйкүм әссәләәм» («сезгә дә Аллаһның сәламе булсын»),
«Үә гъәләйкүм әссәләәм үә рахмәтуЛлааһ» («сезгә дә Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын») дип әйтелә.
(«Мәә гъәләйкүм әссәләәм» түгел, бутамаска!)
💚 «СҮБЕХӘӘНӘ-ЛЛААҺ»
(Аллаһ барча кимчелекләрдән пакь)
سُبْحَانَ اللَّه
Гаҗәпләнерлек, гадәттән тыш хәлне күргәч яки ишеткәч әйтелә.
💚 «ӘЛХӘМДҮ ЛИЛЛӘӘҺ»
(Барча мактаулар Аллаһка / Аллаһка шөкер)
الْحَمْدُ لِلَّهِ
Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән юмарт нигъмәтләрен исәпләгәндә, яки сынауларга дучар булганда, яки ашаганнан соң, яки төчкергәч әйтелә.
Тулы варианты:
«ӘЛХӘМДҮ ЛИЛЛӘӘҺИ РАББИЛ-ГЪӘӘЛӘМИИИИН»
(Барча мактаулар — галәмнәрнең Раббысы (Тәрбиячесе) булган Аллаһка)
الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
💚 «ЙӘРХӘМҮКӘ-ЛЛААҺ»
(Аллаһ сиңа рәхмәт итсен)
يرحمك الله
Төчкергән кешегә, «Әлхәмдү лиЛләәһ» дигәненнән соң, җавап итеп әйтелә.
«Йәрхәмүкә-Ллааһ» – ирләргә мөраҗәгать иткәндә,
«Йәрхәмүки-Ллааһ» – хатын-кызларга карата кулланыла.
💚 «ЙӘХДИКҮМҮ-ЛЛААҺ, ҮӘ ЙҮСЛИХҮ БӘӘЛӘКҮМ»
(Аллаһ сезне туры юлга күндерсен, һәм эшләрегезне тәртипкә китерсен)
يهديكم الله، ويُصْلِح بالكم
Төчкерүченең «Йәрхәмүкә-Ллааһ» дигәнгә җавабы.
💚 «ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘ-ЛЛААҺ»
(Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга һәм табынырга лаеклы һичбер илаһ (зат) юк)
لَا إِلَهَ إِلَّا اللَّهُ
💚 «МҮХӘММӘДҮ-РРАСҮҮЛҮ-ЛЛААҺ»
(Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ – Аллаһы Тәгаләнең илчесе)
مُحَمَّدٌ رَسُولُ اللَّهِ
💚 «ӘЛЛААҺҮ ӘКБӘР»
(Аллаһ Бөек)
اللَّهُ أَكْبَرُ
Аллаһы Тәгаләнең Кодрәте турында сөйләгәндә, яки кемнедер юату өчен, яки дошманнарның явызлыкларына каршы җавап итеп әйтелә.
💚 «ӘСТӘГЪФИРУ-ЛЛАҺ»
(Аллаһтан гафу (ярлыкау) сорыйм / Аллаһ сакласын)
أَسْتَغْفِرُ اللَّهَ
Куркыныч хәл күргәндә (мисал өчен авария шаһите булганда) мондый авырлык, бәладән саклавын сорап Аллаһка мөрәҗәгать итү. Бу сүзне Аллаһка зикер-мактау итеп тә укыйлар.
💚 «МӘӘ ШӘӘ-ӘЛЛААҺ»
(Аллаһ шулай теләгән)
مَا شَاءَ ٱللَّٰهُ
Соклану, кызыгу, шаккату кебек хисләрне белдерү өчен кулланыла. Күз тиюдән саклау өчен дә әйтелә.
Нинди дә булса эш узганнан соң «Аллаһ ни теләсә шул һичшиксез була» мәгънәсендә дә очрый.
💚 «ИН ШӘӘ-ӘЛЛААҺ»
(Аллаһ боерса, Аллаһ кушса, Аллаһ теләсә)
إِنْ شَاءَ ٱللَّٰهُ
Нинди дә булса эшне ниятләгәч киләчәк заманда әйтелә. Бу гыйбәрәне куллану вәгъдә бирү дәрәҗәсен ала. Әгәр мөселман «Ин шәә-әЛлааһ» дигән икән, ул бу эшне башкару өчен бөтен көчен, тырышлыгын куячак дип өметләнә аласыз. Әлбәттә, Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән.
💚 «СӨБЕХӘӘНӘҺҮ ҮӘ ТӘГЪӘӘЛӘ»
(Аңа бар мактаулар һәм зурлаулар)
سُبْحَانَهُ وَ تَعَالَى
Бу гыйбәрә Аллаһның исемнәрен әйткәннән соң кулланыла. Мәсәлән, «Әллааһү Сөбехәәнәһү үә Тәгъәәлә» – «Аллаһка гына бар мактаулар һәм зурлаулар».
💚 «ГЪӘЗЗӘ ҮӘ ДҖӘЛЛ»
(Көч-куәт Иясе һәм Бөек)
عَزَّ وجَلَّ
Бу гыйбәрә дә Аллаһның исемнәрен әйткәннән соң кулланыла.
💚 «ӘЛЛААҺҮ ӘГЪЛӘМ /ӘЛЛААҺҮ ГЪӘӘЛИМ»
(Аллаһ белүче / Аллааһка гына мәгълүм)
اللَّهُ أَعْلَم / اللَّهُ عَالِم
💚 «САЛЛӘ-ЛЛААҺҮ ГЪӘЛӘЙҺИ ҮӘ СӘЛЛӘМ»
(Аңа Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын)
ﷺ
Бу сүзтезмә сөекле Пәйгамбәребез ﷺ исеменнән соң аңа мактау, хөрмәт йөзеннән кулланыла.
💚 «РАДЫЙ АЛЛААҺҮ ГЪӘНҺҮ»
(Аллаһ аннан разый (риза) булсын)
رَضِي اللَّهُ عَنْهُ
Әлеге гыйбәрә сәхәбәләрнең исеменнән соң,
ә Пәйгамбәребезнең ﷺ хатыннары исеменнән соң «радыйАллаһу гъәнһә» дип,
аларга хөрмәт йөзеннән әйтелә.
💚 «ХӘСБҮНӘ-ЛЛААҺҮ ҮӘ НИГЪМӘЛ-ҮӘКИИЛ»
(Аллаһ безгә җитә, Ул бөтен эшләр тапшырыла торган, ышанычлы – нинди яхшы Яклаучы!)
حَسْبُنَا اللَّهُ وَنِعْمَ الْوَكِيلُ
Кыенлыклар килеп чыкканда, бәла-казага юлыкканда, курку хисе барлыкка килсә әйтелә.
💚 «ИННӘӘ ЛИЛЛӘӘҺИ ҮӘ ИННӘӘ ИЛӘЙҺИ РААДҖИГЪҮҮҮҮН»
(Һичшиксез, без – Аллаһныкылар һәм Аңа гына кайтачакбыз)
إِنَّا لِلَّهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ
Үлем хәбәрен ишеткәч (белгәч) әйтелә.
💚 «ДҖӘЗӘӘКҮМҮ-ЛЛААҺҮ ХАЙРАН»
(Аллаһ сезгә әҗерен (яхшысын) бирсен)
جَزَاكُمُ اللَّهُ خَيْرًا
Рәхмәтне белдереп әйтелә.
Ир-кешегә әйткәндә: «дҗәзәкәЛлааһү хайран»,
хатын-кызларга әйткәндә: «дҗәзәкиЛлааһү хайран»,
ягъни «Аллаһ сиңа әҗерен бирсен».
Җавап:
«ҮӘ ИЙЙӘӘКҮМ» (ْوَإِيَّاكُم) – «Сезгә дә»,
«үә иййәәкә» (ирләргә мөрәҗәгать),
«үә иййәәки» (хатын-кызларга мөрәҗәгать) –«сиңа да».
💚 «БӘӘРАКӘЛЛААҺҮ ФИИКҮМ»
(Аллаһ сезгә бәракәт бирсен)
بَارَكَ اللَّهُ فِيكُمْ
Кемгә дә булса, рәхмәт йөзеннән әйтелә.
«Фиикүм» сүзе, аның кемгә әйтелүе һәм ничә кешегә әйтелүенә карап үзгәрә:
«БәәракәЛлааһү фиикүм» — Аллаһ сезгә (күплек сан) бәракәт бирсен!
«БәәракәЛлааһү фиикә» — Аллаһ сиңа (ир кешегә) бәракәт бирсен!
«БәәракәЛлааһү фиики» — Аллаһ сиңа (хатын-кызга) бәракәт бирсен!
Әгәр кемгә ничек мөрәҗәгать итәргә икәнен онытсагыз, «БәәракәЛлааһү фиик» дип кенә әйтсәгез дә кешегә рәхмәт әйтергә теләвегез аңлашылачак.
Аңа җавап:
«Үә фиикүм (фиикә, фиики)» яки тулы гыйбарә белән– «ҮӘ ФИИКҮМ (ФИИКӘ, ФИИКИ) БӘӘРАКӘЛЛААҺ», ягъни «Сезгә дә (сиңа да)» / «Сезгә дә (сиңа да) Аллаһ бәракәт бирсен».
Яки кыска гына «Үә фиик» барысына да җавап була ала.
💚 «ӘӘМИИН»
(Шулай булсын)
آمِينْ
Аллаһка мөраҗәгать итеп дога-теләк укылганнан соң әйтелә.
Чыганаклар:
https://m.islam-today.ru/veroucenie/prostye-frazy-kotorye-dolzen-znat-kazdyj-musulmanin/
https://azan.ru/maqalat/read/nemnogo-o-slove-aamiin-i-drugih-Islamskih-vyirazheniyah-6751
https://m.vk.com/wall-187772453_44825
https://darul-kutub.com/books/352/